13 ноябрь көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. Чарада 9 предприятие катнашты: «Уютный дом» ИК ҖЧҖ, «Комфортель» АҖ, «Метроэлектротранс» МУП, «Тимерхан» Бизнес-үзәге ҖЧҖ, «Шиномонтаж-5 колесо» Сервис – групп ҖЧҖ һ.б.
Эшкә урнашырга теләүчеләргә инженер-җылылык технигы, хисапчы, икътисадчы, юрист, финанс консультанты, администратор, call-үзәк операторы, менеджер, кассир, пешекче, кондуктор, троллейбус йөртүче, кран машинисты, автогрейдер машинисты, йөк төягеч машинисты, трактор машинисты, шиномонтажник, монтажчы, электрик, ремонт буенча электромонтер, күчмә составны юучы, маляр, слесарь-сантехник, юл монтеры, слесарь-сантехнигы, слесарь-сантехник һ.б. белгечлекләр буенча 415 вакансия тәкъдим ителде.
Әңгәмә барышында эш бирүчеләр вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны хезмәт шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырды, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.