8 нче ноябрь көнне Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Тукай үзәк район хастаханәсендә "Хатын-кызның бала тапканнан соң психоэмоциональ хәле. Бала тапканнан соң депрессияне профилактикалау" темасына багышланган гамәли дәрес үткәрде.
Йөкле хатыннар белән практик дәрес бала тапканнан соң депрессияне профилактикалау өчен стресслы ситуациядән чыгу ысулларына һәм техникаларына укытуга юнәлтелгән иде. Дәреснең төп бурычлары - стрессларга каршы торучанлыкны үстерү, "бала тапканнан соң депрессия" төшенчәсе, аның симптомнары, барлыкка килү факторлары.
Бәби көтүчеләр белән практик дәрес вакытында шулай ук "Эчке елмаю", аутотренинг, сулыш алу күнегүләре үткәрелде, кире элемтә уздырылды, депрессив симптоматика ачыкланган очракта ярдәм күрсәтү өчен үзәк контакт мәгълүматлары бирелде.