ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

Аналарга ярдәм итү һәм ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Сарман муниципаль районында ГХАТ бүлегендә теркәлгән 100нче балага 100 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Арчаның "Өмет чаткысы" балалар тернәкләндерү үзәге белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек уңаеннан Арча районының 4 нче номерлы балалар бакчасында 3 яшькә кадәрге балаларның ата - аналары өчен "Өй шартларында Монтессори методикасы буенча балаларны үстерү" дигән семинар-практикум уздырды.

15 ноябрьдә Әлмәт мәшгульлек үзәгендә “Квалификацияләрне үстерүнең төбәк агентлыгы” коммерцияле булмаган автоном оешма белән берлектә эш бирүчеләр, зональ эш төркемнәре белгечләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре өчен “2019-2020 елда хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнарда үзгәрешләр һәм аларны куллану тәртибе” темасына семинар-киңәшмә уздырды.

Менделеевск районы "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру уңаеннан эш дәвам итә. "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе"нең чираттагы дәресендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны өйдә караучылар өчен "ВИЧ/СПИД-һәркемнең проблемасы!" лекциясе укылды.

Кукмараның "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Үткен күзләр" социаль проектны тормышка ашыру уңаеннан "НейроДоктор" төсле импульс терапиясе яңа аппаратын тәкъдим итү чарасы узды.

ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү уңаеннан Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Татарстан - безнең уртак йортыбыз"  фотокүргәзмәсе оештырылды.

Түбән Каманың "Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр белән көн саен уен формасында индивидуаль коррекция-үстерү дәресләре үткәрелә. Мондый дәресләр балаларда сүз-логик фикерләүне, күзаллауны, хәтер, игътибар, сүз байлыгын үстерә.

14 нче ноябрь көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе булып узды, анда «УАТ-НКНХ» ҖЧҖ, «КамЭнергоМаш» ҖЧҖ, «Завод Эластик» ҖЧҖ, «Кеннард» ЧОП «Кеннард-НК» филиалы вәкилләре катнашты.

14 ноябрь көнне Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә махсус шартлы эш урыннары тәкъдим ителде. Биредә хатын-кызлар, аерым алганда, 3 яшькәчә бала тәрбияләү буенча декрет ялындагы әниләр өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узды.

2019 елда Арча районы "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" федераль проекты уңаеннан өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга озак вакыт карау системасын гамәлгә кертүче җиде пилот районның берсе булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International