Спас интернат-йорты карамагындагылар КВН уйный

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

14 нче ноябрьдə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында "Эрудит" технологиясе уңаеннан Халыкара КВН  көненə багышланган "Шаяннар һəм тапкырлар клубы"интеллектуаль уен узды.

Чараның максаты өлкəннəр тарафыннан үз сəлəтеңне, эрудицияңне, юморга ия булуыңны күрсəтү.
КВН "Кыю куяннар" һəм "Шаяннар" командаларының бер-берсен шигъри сəламлəве белəн башланды. 8 кызыклы бəйге үткəрелде, алар интернат-йорт директоры Костина Алевтина Владимировна, шəфкать туташы Тюнёва Светлана Александровна, кадлар бүлеге белгече Башкирова Ирина Геннадиевнадан торган мəртəбəле жюри тарафыннан бəялəнде.

Командалар кызыклы биремнəрне үтəп, барлык сынауларны лаеклы рəвештə үтте. Сүзлəргə капма-каршы мəгънəле сүзлəр таптылар, хайваннарга пантомимо күрсəттелəр, фильмнарның исемнəрен атадылар, мəкальллəрне дөреслəп əйттелəр, капитан уйлаган жəнлек рəсеме элементларын ясадылар.  Чараның алып баручылары тəрбияче С. Пантелеева һəм психолог Л. Родикова жанатарлар һəм командадагыларны дəртлəндереп торды. Залдагылар актив фикер алышты, елмайдылар һəм көлештелəр. Социаль хезмəт алучыларны татлы медальлəр белəн бүлəклəделəр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International