Бөгелмә мәшгульлек үзәгендә эшсезләр белән очрашу узды

2019 елның 15 ноябре, җомга

Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Алинә Крыкова 13 ноябрь көнне эшсезләр мәктәбендә чираттагы чара үткәрде.

Эшсезләр арасыннан 10 граждан мәшгульлек үзәге тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре турында мәгълүмат алды: эш белән тәэмин итү хезмәте юлламасы буенча һөнәри уку узу, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу мөмкинлеге турында, эшсез гражданнарны башка җиргә күчерү программасында катнашу мөмкинлеге турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International