"Ялкын" приютында "Туган тел" республика шигырь укучылар конкурсының сайлап алу туры узды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмә районының "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Туган тел" шигырь укучылар республика конкурсының сайлап алу туры узды.

Бу конкурста мәктәп яшендәге унике бала катнашты. Һәр катнашучының чыгышы туган якка, туган телгә карата мәхәббәт хисләре белән сугарылган иде. Балалар башкаруында М.Садри, Г. Тукай, А. Алиш, Һ. Такташ шигырьләре, ике дәүләт телендә яңгырады.

Конкурс яңа талантларны ачты. Туган ил турында әсәр сайлаганда, чыгыш ясау өчен костюмнар һәм декорацияләр әзерләгәндә җитдилек сизелеп торды. I этап ахырында җиңүчеләргә 1, 2 һәм 3 урыннар өчен грамоталар тапшырылды, шулай ук һәр катнашучыга иҗади бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International