Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә игелекле эшләр көне

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Һәр ел 13 нче ноябрьдә Арча "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен "Дуслык, игелек һәм әдәплелек көне", дип аталган чара үткәрелде. Чара балаларда  яхшылык,  игелеклелек,  яхшы гамәлләр кылу, дуслар һәм дуслык турында күзаллаулар формалаштыру максатыннан үткәрелде.

Балалар үзләре өчен бик күп яңа һәм файдалы нәрсәләр белде. Алар әңгәмәдә актив катнашты, сораулар бирделәр, үзләре эшләгән изге гамәлләр турында кызыклы мисаллар китерделәр.  Соңыннан балаларга "Игелек көне - су тамчысы" дигән мультфильм күрсәтелде.

Оештыручылар белдергәнчә, мондый чараларны оештыру бик мөһим. Чөнки балаларда бер-берсенә карата шәфкатьлелек арта һәм бер-берсенә ярдәмләшеп яшәү теләге барлыкка килә.

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында игелек агачысы булдырырга тәкъдим ителде. Алып баручылар донорлар, волонтерлар, хәйрия оешмалары һәм фондлар турында сөйләде. Соңыннан барысы бергә изге эшләр исемлеге төзеде һәм "Игелек" музыкаль композициясен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International