Бөгелмәнең "Ялкын" приютында  агроном һөнәре белән таныштылар

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Чираттагы дәрестә балалар кабак, аның сортлары турында белде. Кабак үстерү шартлары һәм аның барлыкка килү тарихын өйрәнде.

Интерактив такта аша агроном һөнәре белән таныштылар. Аның аша чәчүне кайчан башларга, кайда һәм нинди культураны чәчәргә аны ничек карарга кирәклеген белделәр.  Балалар тәрбияче Лилия Сафина җитәкчелегендә кабактан "алтын" рулет әзерләделәр һәм яшьтәшләре белән чәй эчтеләр. Әлеге түгәрәктә мәктәп яшендәге 6 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International