Әлмәттә  хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнарда үзгәрешләр хакында семинар-киңәшмә үткәрелде

2019 елның 15 ноябре, җомга

15 ноябрьдә Әлмәт мәшгульлек үзәгендә “Квалификацияләрне үстерүнең төбәк агентлыгы” коммерцияле булмаган автоном оешма белән берлектә эш бирүчеләр, зональ эш төркемнәре белгечләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре өчен “2019-2020 елда хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнарда үзгәрешләр һәм аларны куллану тәртибе” темасына семинар-киңәшмә уздырды.

Семинар-киңәшмәдә республиканың тугыз шәһәр һәм районы эш бирүчеләре һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре катнашты (Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Зәй, Азнакай, Мөслим, Сарман, Ютазы, Баулы).

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең һәм эш бирүчеләрнең барлыгы 92 вәкиле катнашты.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алу мөмкинлегенә ия булды. Чарада катнашучыларга басма материаллар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International