Кукмараның "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Үткен күзләр" социаль проектны тормышка ашыру уңаеннан "НейроДоктор" төсле импульс терапиясе яңа аппаратын тәкъдим итү чарасы узды.
Аппаратның эшләү принцибы шунда ки, ул күз аша уза һәм электр импульсларына үзгәрә торган билгеле бер егәрлекнең һәм ешлыкның яктылык дулкыннарын эшләп чыгара. Ул күзлеккә охшаган. Приборда ике блок светодиодлар һәм идарәнең электрон блогы урнаштырылган. Баш мие кирәкле дистәләгән нейрохирурмоннар эшләп чыгара һәм өзеклек килеп чыккан орган яки система өчен " төзәтүче" нерв сигналларын формалаштыра башлый.
Катнашучылар проект җитәкчесе чыгышын игътибар белән тыңладылар, күп кенә кызыксындырган сораулар бирделәр. Ахырда һәр катнашучы яңа аппаратның мөмкинлекләрен һәм гамәлен сынап карый алды.