Татарстан белгечләре чит ил коллегаларының озак вакыт карау-тәрбияләү тәҗрибәсен үзләштерде

2019 елның 15 ноябре, җомга

2019 елда Арча районы "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" федераль проекты уңаеннан өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга озак вакыт карау системасын гамәлгә кертүче җиде пилот районның берсе булды.

Бүгенге көндә "Мәрхәмәтлек үзәге" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан озак вакыт карап системасы буенча 55 өлкән яшьтәге гражданга хезмәт күрсәтелә.

Ноябрь аенда учреждение директоры М. Шакирова "Картлык шатлыкка" хәйрия фонды тарафыннан Израильдә оештырылган чит ил стажировкасында булып кайтты. Озак вакыт карау системасын тормышка ашыруда катнашучы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү эше, "Җәмәгатькәа ярдәм итүче", "Җылы йорт"  кебек яңа технологияләр, өлкән яшьтәге кешеләр өчен көндезге бүлек эшчәнлеге һәм  менталь үзгәрешле кешеләр белән эшләү хакында мәгълүмат алдылар. Катнашучылар тәҗрибә уртаклашты. Татарстан белгечләре чит ил коллегаларының озак вакыт карау-тәрбияләү тәҗрибәсен үзләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International