Арчаның "Өмет чаткысы" балалар тернәкләндерү үзәге белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек уңаеннан Арча районының 4 нче номерлы балалар бакчасында 3 яшькә кадәрге балаларның ата - аналары өчен "Өй шартларында Монтессори методикасы буенча балаларны үстерү" дигән семинар-практикум уздырды.
Аның максаты - Монтессори системасы, аның принциплары белән таныштыру, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләре өлкәсендә ата-аналар компетенциясен арттыру.
Киңәшләр һәм презентацияләр Мария Монтессори идеяләренә нигезләнә. Алар гаилә тормышының төрле якларына һәм бала белән үзара мөнәсәбәтләргә кагылышлы. Вакыт һәм тәҗрибә белән сыналган тәкъдимнәр, ата-аналарга сабыйларын яхшырак аңларга, аларны үстерү өчен кирәкле шартлар тудырырга һәм балаларның тормышын кызыграк итәргә ярдәм итәчәк.
Семинар ахырында барлык ата-аналар һәм балалар белән практик дәрес үткәрелде, анда мөстәкыйль рәвештә уйнар өчен, Монтессори зоналар тәкъдим ителде.