14 нче ноябрь көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе булып узды, анда «УАТ-НКНХ» ҖЧҖ, «КамЭнергоМаш» ҖЧҖ, «Завод Эластик» ҖЧҖ, «Кеннард» ЧОП «Кеннард-НК» филиалы вәкилләре катнашты.
Ярминкәдә 29 вакансия игълан ителде: 4,5,6 разрядлы сакчы, белгеч (техник бүлек), инженер (янгын һәм сак сигнализациясе системаларына техник хезмәт күрсәтү), инженер (кондиционерларга техник хезмәт күрсәтү), техник (янгын, сак сигнализациясе һәм видеокүзәтү системаларын монтажлау), электромонтажник (янгын сүндерү, сак сигнализациясе һәм видеокүзәтү системаларын монтажлау), төягеч йөртүчесе, экскаватор машинисты, автомобиль краны машинисты, зур һәм аз сыйдырышлы автобус йөртүчесе, территорияләрне җыештыручы, станоклар көйләүче һ. б.
Вакансияләр ярминкәсенә 47 кеше килде, шуларның 6сы предприятиеләргә юллама алды.
Моннан тыш, гражданнар интернет-ресурслар аша, шул исәптән "Россиядә эш" гомумроссия вакансияләр базасын кулланып, эш эзләү мөмкинлеге турында да мәгълүмат алдылар.