"Хыял" приюты карамагындагы балалар иҗади эшләр конкурсында катнашты

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Аксубай муниципаль районындагы "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр берничә ел рәттән "Кояшлы куян" дигән балалар иҗаты конкурсында катнаша.

Бу конкурс энергетика ресурсларына сакчыл һәм җаваплы караш, балаларның иҗади активлыгын стимуллаштыруга юнәлтелгән.

Конкурста катнашкан балаларны "Татэнергосбыт" бүлеге башлыгы Флен Зәйнуллин котлады һәм грамоталар, бүләкләр тапшырды. Ул барлык катнашучыларга ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа иҗади үрләр яулауларга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International