Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә 19 ноябрьдә үзәк педагоглары яшь тамашачыларга һәм аларның әти-әниләренә "Доктор Айболит" курчак спектаклен тәкъдим итте, анда 37 инвалид бала һәм 15 ата-ана катнашты.
Балага мәдәни-гигиена күнекмәләре өйрәтү мөһим. Тик бу хакта тәрбиячеләр яки ата-аналар сөйләү - бер эш, ә урманның авыру җәнлекләре янына килгән Доктор Айболит белән төлке-шәфкать туташы искә төшерсә, бөтенләй башкача кабул ителә.
Балалар эче авырткан аюны, теш чистартырга яратмаган Хрюшаны, тамагы авытркан куянны һәм башкаларны күрде. Табиб бөтен җәнлекләргә дә дәвалау билгели һәм алга таба спорт белән шөгыльләнергә һәм чыныгырга киңәш итә.
Балалар залда тамаша караганда, Доктор Айболит һәм Төлке белән килештеләр, актив катнаштылар. Җәнлекләргә иртәнге гимнастика комплексын күрсәттеләр, аларга сәламәт булырга ярдәм итәчәк кагыйдәләрне дә аңлаттылар. Әлеге чара бик кызыклы, мавыктыргыч булды һәм балаларга бик ошады.