19 нче ноябрь көнне Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә модельер-дизайнер һөнәре белән таныштырдылар.
Дәреснең максаты: "Модельер-дизайнер" һөнәре турында беренчел күзаллаулар формалаштыру.
Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр "Журналистлар студиясе" исемле сюжетлы уен ярдәмендә һөнәрләр турында белемнәрен гомумиләштерде, кием әзерләү процессы, материал үзлекләре турында белем алдылар.
Мондый төрдәге дәресләр мөмкинлекләре чикле балаларның рухи потенциалын арттыра, уңайлы психологик микроклимат формалаштыра.