Шушы көннәрдә Алабуганың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан "Чыгарылыш сыйныф укучысы" дигән һөнәри юнәлеш бирүче акция уңаеннан шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.
Ярминкәдә Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәтнең 10 уку йорты тәкъдим ителде.
Һөнәри белем бирү уку йортлары укытучылары интерактив формада булачак чыгарылыш сыйныф укучыларын уку юнәлешләре белән таныштырды, мастер-класслар үткәрделәр. Балалар укырга керү, яшәү шартлары, хезмәт базарында һөнәрләргә ихтыяҗ белән кызыксынды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 15 укучыга булачак һөнәри эшчәнлекне билгеләү буенча компьютер диагностикасы үткәрде, консультатив ярдәм күрсәттеләр, мәгълүмати буклетлар тапшырдылар.
Ярминкәдә 779 өлкән сыйныф укучысы катнашты.