Әгерҗе районы “Наз" балалар һәм яшүсмерләр приютында “Юлларда игътибарлы бул” исемле юл йөрү кагыйдәләренә багышланган комплекслы дәрес уздырылды. Яшь тәрбияләнүчеләр “Юлларда куркынычсызлык” исемле иҗади-тәрбияви чарада үзләрен күрсәтте.
Тәрбияче Анастасия Зуева җитәкчелегендә балалар өчен бик күп төрле конкурслар, музыкаль уеннар оештырылды. Бу уеннар балаларга хис һәм тойгы, мускуллар киеренкелеген киметү өчен оештырылды. Балалар бик теләк һәм дәрт белән бу тематик ял сәгатендә катнашты. Алар өчен бик матур һәм кызыклы сәхнә күренешләре күрсәтелде. Ә тәрбияче Лидия Ефимова җитәкчелегендә “Рукавичка” түгәрәгенә йөрүче балалар бәләкәйләр өчен кызыклы “Чуар тавык шәһәрдә” исемле курчак театры тәкъдим иттеләр. Барлык төр уен һәм конкурсларда 12 тәрбияләнүче бала катнашты.