"Шәфкать" үзәге психологы "Толерантлык планетасы" уен тренингы үткәрде

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

22 нче ноябрьдә Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова "Толерантлык планетасы" дип исемләнгән уен тренингы үткәрде.

Тренинг толерантлык турында күзаллауны формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Тренингның төп бурычлары үзанализ күнекмәләрен үстерү, тәнкыйди фикерләү, диалог алып бару һәм үз позицияңне дәлилләү иде.

Чарада 27 балигъ булмаган бала катнашты, алар арасында 7 социаль хезмәт алучы бар иде.

Чара барышында балалар "Яшел" һәм "Сары" командаларына бүленде. Командалар бер-берсе белән толерантлык турында шигырьләр укый белүдә ярышты, "Толерантлык планетасын" җыйдылар. Барлык балалар да мавыгып уйнады, ә 1 балл аерма белән "Сары" командасы җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International