Тормышның киеренке ритмыннан, кызыклы эш белән шөгыльләнеп, онытылып торырга мөмкин. Яр Чаллы шәһәре "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә кулинар мастер-класс узды.
Анда үзәкнең 38 тернәкләнү курсы узучы бала һәм һәм аларның әти-әниләре өчен "R&S" кафесы сушичылары Р.Хөсәенов, И.Зарудный, А.Шәфиуллина ролла һәм пицца әзерләү буенча мастер-класс уздырды. Алар ролла һәм пиццаны әзерләүнең барлык нечкәлекләре белән уртаклашты һәм өй шартларында ролланы ничек ясарга кирәклеген күрсәттеләр.
Балалар барысын да игътибар белән тыңлады һәм дөрес эшләргә тырышты, ә осталар аларга ярдәм итте.
Мастер-класс ахырында барлык укучылар да үзләре әзерләгән ризыкларны татып карады һәм чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен белдерде.