26 ноябрь көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында яшәүчеләр Мамадыш шәһәрендәге “Өмет” балалар һәм яшүсмерләр приютында “Әниләр көне” нә багышланган бәйрәмгә килде.
Балаларның кунаклар өчен әзерләгән шигырьләре, җырлары, биюләре берсен дә битараф калдырмады. Балалар чыгыш ясаганнан соң әбиләргә үз куллары белән ясаган “йөрәк” бүләк итте.
Әлеге очрашулар балалар, яшьүсмерләр, өлкәннәр өчен дә бик әһәмиятле. Әбиләр әлеге балаларда үзләренең оныкларын, оныкчыкларын күрә, ә алар үз чиратында йөрәк җылысын бүләк итә. Үткәрелгән чаралар өлкәннәргә бу җирдә үзләрен кирәкле һәм ялгыз түгеллеген сизәргә ярдәм итә.
Балалар якын арада Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортына килергә вәгъдә итте.