Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Без барыбыз да төрле, әмма без барыбыз да бәхеткә лаек" интерактив дәрес узды. Тәрбиячеләр Әлфия Айсулова һәм Елена Баранова хәзерге дөньяда терроризм һәм яңа технологияләр турында сөйләделәр.
Дәреснең максаты - балаларда көчләүгә һәм террорга тискәре мөнәсәбәт, мәдәни үзаң тәрбияләү, кеше хокукларын һәм иреген саклау, илнең үз куркынычсызлыгы һәм иминлеге, терроризм корбаннарына карата рәхим-шәфкать, әйләнә-тирәдәгеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.
Чара балалар фикер алышу белән үрелеп барды, анда үз фикерләрен әйттеләр. Күпчелек балалар бер-берләре турында күбрәк белергә, аларның гореф-гадәтләре һәм диннәре буенча иң яхшыларны ачыкларга, үзләренең үзенчәлеген, дини һәм мәдәни байлыгын мөстәкыйль билгеләүче кешеләрне хөрмәт итәргә, башка дөньяга карашына, яшәү рәвешенә, үз-үзен тотышына, гореф-гадәтләренә, диненә, милләтенә сабыр булырга өйрәнергә кирәк, дип саный.