#ЮмартСишәмбе - бу Халыкара хәйрия көне, ул быел Россиядә дүртенче тапкыр узачак. Хәрәкәт дөньяның 100 дән артык илендә таралыш алган инде. Инициативаның төп максаты - хәйрия мәдәниятен үстерү, ирекле ярдәм күрсәтү.
"Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре хәйрия акциясе уңаеннан Югары Ослан муниципаль районында мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен беренче кирәк товарлар җыю максатыннан "Игелек бүләк ит" дигән хәйрия акциясе уздырылды. Барлык җыелган азык-төлек һәм товарлар ялгыз яшәүче гражданнарга тапшырылды.
Өлкән кешеләр күрсәтелгән ярдәм өчен олы һәм ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.