"Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру уңаеннан Яр Чаллы шәһәре "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашулар уздыра. Очрашулар сырхауханә җитәкчеләре, табиблары, фельдшерлары һәм шәфкать туташлары катнашында уза.
Очрашуларда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга озак вакыт карау, комплекслы медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү системасын кертү мәсьәләләре буенча фикер алыша.
Озак вакыт карау системасының төп максаты карауга мохтаҗ булган гражданнарны стационарда да, өйдә дә, балансланган социаль хезмәт күрсәтү һәм медицина ярдәме белән тәэмин итү, шулай ук аларның гаиләләренә һәм якыннарына ярдәм күрсәтү тора.
Очрашуда катнашучылар билгеләп үткәнчә, бүген белгечләр кешенең үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен бәяли, аңа нинди социаль хезмәтләр кирәклеген билгели башлады. Медицина хезмәткәрләре дәвалау-реабилитация чаралары планын формалаштыра, ә социаль хезмәт белгечләре – кеше сәламәтлеге торышының үзгәрүенә бәйле рәвештә төзәтелә торган индивидуаль карау планын эшлиләр.
Дәвалау-реабилитация чаралары планы туклану, билгеләнгән медикаментларны кабул итү, кешенең физик активлыгын, шулай ук медицина күзәтүенең ешлыгыннан тора. Шулай ук шәһәр сырхауханәләрендә гериатрия кабинетлары эшли, анда өлкән яшьтәге авыруларны профилактикалау һәм дәвалау турында мәсьәлә белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Мәгълүмати очрашулар барышында "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Шулай ук "Өлкән кешене гаиләгә кабул итү" пилот проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе һәм 2019 елда "Сиделка" хезмәте күрсәтү буенча пилот проектын гамәлгә ашыру уңаеннан "Сиделка" хезмәте күрсәтү тәртибе һәм шартлары белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Чарада катнашучыларга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге, гражданнарга күрсәтелә торган социаль хезмәт төрләре, тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат бирелде.