"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Тою хисләрен үстерү" шөгыле

2019 елның 29 ноябре, җомга

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучыга "Тою хисләрен үстерү" дигән шөгыль үткәрде.

Тоя белү процессы - ул объектларга турыдан-туры кагылганнан соң алынган нәтиҗә. Аны сизү һәм тою процессы  дип тә атыйлар. Тоя белү процессының асылы - кагылган предметларны, аларга бирелгән характеристикаларны,  үзенчәлекләрне тиешенчә чагылдырудан гыйбарәт.

Чарада, тою хисләрен  үстерү максаты белән, социаль хезмәт алучы Глүс Бәшәров психолог ярдәме белән төрле текстуралы тактил-үсеш панель-такта кулланды. "Санны сизеп ал" күнегүендә Глүснең кулына карандашның кире ягы белән сан язылды, ул йомык күзләр белән язылган  санны дөрес итеп әйтеп бирде. Соңыннан ул кулларына массаж, ә бармакларына гимнастика ясады.

Социаль хезмәт алучы Глус Бәшәров  тою хислэрен үстерүдә  мондый чаралар үткәрү нәтиҗәле дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International