2020 елга Министрлыкның төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен ачык тавыш бирү тәмамлана

2019 елның 29 ноябре, җомга

Татарстанда 2020 елга республика министрлыкларының төп максатлары һәм бурычларын билгеләү буенча ачык онлайн-тавыш бирү дәвам итә, шул исәптән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы да.

Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр Министрлыкның Иҗтимагый советы карамагына алыначак. Нәтиҗәдә 2020 елга биштән җиде өстенлекле максат билгеләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатлары һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проектын гамәлгә ашыру уңаеннан үткәрелә. Беренче этап барышында министрлык тармак белгечләреннән иң мөһим юнәлешләр һәм якын арада эш индикаторларыннан тәкъдимнәр җыйды.

24 октябрьдә узган Иҗтимагый совет утырышында киләсе елга төп максатлар һәм бурычлар буенча 16 тәкъдим каралды. Аларның иң өстенлекле якларын тавыш бирү ярдәмендә татарстанлылар билгеләячәк.

Тавыш бирү өчен,  ведомствоның рәсми сайтына керү дә җитә mtsz.tatarstan.ru һәм сайтның төп битендә тәрәзә буенча узарга кирәк.

Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр Министрлыкның Иҗтимагый советы карамагына кертеләчәк. Нәтиҗәдә 2020 елга биштән җидегә хәтле өстенлекле максат билгеләнәчәк.

Тавыш бирү тәмамланганнан соң проектны гамәлгә ашыру дәвам итә. Республика халкының куелган максатлар һәм бурычларга ирешүне контрольдә тоту мөмкинлеге булачак. Аларны тормышка ашыру һәм расланган индикаторларның йомгаклау үтәлеше буенча мәҗбүри хисап бирү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International