28 ноябрь көнне Лениногорск районында хатын-кызлар консультациясе базасында "Исток-Башлангыч" үзәге белгечләре булачак әниләр белән очрашу уздырды. Чарада 23 кеше катнашты.
«Демография» илкүләм проектының «бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль ярдәм чараларын күрсәтү тәртибе буенча мәгълүмати-аңлату эшләре алып барганнар.
Бүлек мөдире Наталья Шалдаева катнашучыларны бала туганда законнарда каралган түләү төрләре белән таныштырды. Акушер гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары Николай Багаев гаилә традицияләрен торгызуның мөһимлегенә игътибар итте.
Соңыннан чарада катнашучыларга социаль ярдәм чаралары буенча белешмәлекләр рәвешендә мәгълүмати материаллар таратылды.