Кукмара муниципаль районының “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү эше уңаеннан фармацевт, провизор һөнәре белән танышу максатыннан даруханәгә экскурсия оештырылды.
Даруханә хезмәткәрләре үз һөнәрләре турында сөйләде, дару чаралары ассортименты белән таныштырды. Фармацевт кешеләргә нинди дарулар ярдәм итә алуын бик яхшы белергә тиеш. Хаталар булырга мөмкин түгел, чөнки бу кеше сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин. Тәрбияләнүчеләр нинди дә булса дару сатып алганчы, табибка килергә һәм аннан консультация алырга, рецепт алырга кирәклеген белделәр.
Балалар даруханә хезмәткәрләренә кызыклы экскурсия, аларның игелекле хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр.