"Ялкын" приюты карамагындагы балалар мәрхәмәтлек һәм игелек декадасын үткәрүне хуплады

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең "Ялкын " приюты карамагындагы балалар мәрхәмәтлелек һәм игелек декадасын үткәрүне хуплады.

Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларның "Дөньяны игелек нурлары белән җылыту"дигән шәһәр иҗат фестивалендә катнашты Мәктәпкәчә яшьтәге балалар "Шаян бал кортлары" бию композициясен тәкъдим иттеләр. Шулай ук М. Садриның "Минем Татарстан" әдәби әсәре белән С. Данил чыгыш ясады. Һәр катнашучы үзенең иҗади сәләтләрен күрсәтте һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Шулай ук тәрбияләнүчеләр балалар хастаханәсендә "Һәркемгә елмаю" хәйрия акциясе оештырдылар, аның кысаларында ялкынлылар стационар балаларның авыр тормышларын бизәде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International