Пенсиягә яшенә якынлашучы гражданнарның мәшгульлеген саклау максатыннан, 3 нчы декабрьдә Яшел Үзән муниципаль районының башкарма комитеты вәкилләре, пенсия фонды, социаль яклау булеге, һәм мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре белән берлектә Яшел Үзән шәһәренең А.М. Горький заводы хезмәткәрләре өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты.
Чарада 46 кеше, шул исәптән пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнар да катнашты. Гражданнарга пенсиягә чыгу яшендә булган хезмәткәрләрнең хокукларын үтәү һәм яшь буенча дискриминациягә юл куймау мәсьәләсе, Россия Федерациясенең "Халык мәшгульлеге хакында" законының 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән үзгәрешләре, хезмәт базарында пенсиягә чыгу яшендәге гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүгә өстәмә гарантияләр билгеләү хакында мәгълүмат җиткерелде.