Шушы көннәрдә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара узды. Анда Болгар санаторий-мәктәбе укучылары катнашында.
Яшь кунаклар тәрбиячеләр җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен милли киемнәрдә җырлар, шигырьләр һәм биюләр башкарды. Чара бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.