Сарман районында эш бирүче көнен үткәрделәр

2019 елның 6 декабре, җомга

5 нче декабрь көнне Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш эзләүче гражданнар, шул исәптән мөмкинлекләре чиклеләр өчен эш бирүче көне узды.

Чарада Җәлил бистәсенең "Витязь" ХСШ, "ДЖКХ" ААҖ, "Җәлилнефть" НГДУ, Җәлил икенче урта мәктәбе, шулай ук 4 нче һәм 6 нчы балалар бакчалары катнашты.

Чара кысаларында инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота билгеләү һәм үтәү буенча эш оештыру сораулары каралды. Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар әлеге эш бирүчеләрнең вакансияләр белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International