5 декабрь көнне Түбән Кама шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен дә.
Чарада «Танеко» АҖ, «Түбән Кама ТЭЦ» ҖЧҖ, «Түбән Кама индустриаль техникумы» ДАҺБУ, «Әллүки» 93 нче балалар бакчасы катнашты. Алар дәгъва кылучыларга 7 вакансия тәкъдим иттеләр: инженер-программист, производствога өйрәтү мастеры, кастелянша, вахтер, КИПиА слесаре, төрле эшче, эш урыннарын җыештыручы.
Барлыгы вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 22 кеше килгән, шуларның 2 се предприятиеләргә юллама алды.
Моннан тыш, гражданнар интернет-ресурслар аша, шул исәптән «Россиядә эш»гомумроссия вакансияләр базасын кулланып, эш эзләү мөмкинлеге турында да мәгълүмат алдылар. Ярминкәгә килгән һәр кешегә әлеге порталдан файдалану буенча инструкция тапшырылды.