Инклюзив хезмәттәшлек мөмкинлекләре чикле балаларга карата толерант мөнәсәбәт тәрбияли

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Декабрь башында, гадәттәгечә, Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы башланып китте. Бу декада кысаларында Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагылар 2 декабрьдә район мәдәният йортында декада ачылуга багышланган бәйрәм концертына барды.

Икенче көнне  балаларны КФҮтә узган концертка чакырдылар. Шулай ук балалар үзәкнен китапханәсендә булды, анда аларны "Китап патшабикәсе" үзенең "Китап патшалыгында" каршы алды. Балалар әдәбият яңалыклары белән танышты һәм рәхәтләнеп таныш әкиятләр укыдылар.

4 декабрьдә үзәккә Арча балалар сәнгать мәктәбенең Наласа филиалы һәм Арчаның 5нче гимназиясе филиалы укучылары килде, яшь талантлар җыр, бию, шигырь һәм күңелле кәеф бүләк итте. Шулай ук балаларга "Теремкәй" һәм "Кызыл калфак" курчак театры куелды.

Үзәк белгечләре билгеләп үткәнчә, мондый тыгыз инклюзив хезмәттәшлек мөмкинлекләре чикле балаларга карата толерант мөнәсәбәт тәрбияли, балалар аралашуында физик һәм психик киртәләрне бетерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International