Алабуганың өлкән сыйныф укучылары "Полиматиз" заводында булды

2019 елның 13 декабре, җомга

12 нче декабрьдә "Ориентир" кинотеатры профориентация проектын тормышка ашыру уңаеннан Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Полиматиз" АҖ предприятиесенә экскурсия оештырды. Чара Алабуга районы предприятиеләрендә кирәкле эшче һөнәрләрне һәм инженер белгечлекләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

2 нче гимназиянең 25 өлкән сыйныф укучысы заманча полимер эшләнмәләр җитештерү белән танышты. Завод цехларында укучылар тукылмаган тукыманы җитештерүнең тулы циклын күрделәр, лабораториядә "Спанбонд" технологиясе буенча продукциянең сыйфатын тикшерделәр.

Завод белгечләре белән аралашу барышында экскурсиядә катнашучылар һәр операциянең эшләү үзенчәлекләрен белде. Балалар автоматлаштырылган линия эшенең барышын кызыксынып күзәтте. Инженерлар булачак чыгарылыш сыйныф укучыларының күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.

Экскурсия нәтиҗәләре буенча, заманча производство хезмәткәрләрнең һөнәри сыйфатына югары таләпләр куя, югары технологияле эшче һәм инженер һөнәрләренә мохтаҗ, дигән нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International