12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне - илебездә төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Аның үз тарихы һәм традицияләре бар. Бу көнне Баулы интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен белгечләр Р.Вәгыйзова һәм Л.Билалова "Тарих битләрен актарып" дигән тематик чара үткәрелде.
Максат: дәүләт законнарын үтәүнең мөһимлеге турында күзаллау формалаштыру, хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләү, белем дәрәҗәсен һәм гомуми культураны арттыру.
Чараны оештыручылар интернат-йортында яшәүчеләргә илебездә конституция барлыкка килү тарихы турында искәртте. Аннары социаль хезмәт алучылар ил өчен Конституциянең әһәмияте, һәр гражданның хокукларын һәм бурычларын ныгытучы дәүләтнең хокукый нигезе турында фильм карадылар. Мондый чараларның мөһим нәтиҗәсе булып Конституциянең дәүләт өчен никадәр әһәмиятле булуын һәм законнарны белү генә түгел, үтәү дә мөһим булуын аңлау тора.
12 нче декабрьдə Спас картлар һəм инвалидлар йортында "Өлкəн яшьтə патриотик тəрбия" технологиясе уңаеннан Россия Конституциясе көненə багышланган бəйрəм чарасы узды.
Чара тантаналы рəвештə Россия Федерациясе гимнын яңгыратудан башланды, интернат-йорт гражданнары аны басып тыңладылар. Бәйрәмне оештыручы Родикова Людмила Владимировна илебезнең бөтен Россия Федерациясе территориясендə иң югары юридик көчкə, өстенлеккə ия булган төп законы турында сөйлəде, аның нигезендə халык тарафыннан жəмгыять һəм дəүлəт төзелешенең төп принциплары гамəлгə куелды, дəүлəт хакимиятенең субъектлары билгелəнде, кеше һəм гражданнарның дəүлəт тарафыннан яклана торган хокуклары, иреге һəм бурычлары беркетелде.
Россия Федерациясе Конституциясенең барлыкка килү тарихы һəм 1993 елда аның соңгы вариантын кабул итү искə алынды. Россиянең барлык күпмиллəтле халкына багышлап ихлас котлаулар һəм телəклəргə бай матур патриотик шигырьлəр укылды.