Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Россиянең дәүләт символикасы турында күргәзмә оештырдылар

2019 елның 13 декабре, җомга

12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Ольга Бывальцева "Россиянең Дәүләт символикасы һәм аның үсеш тарихы" дигән күргәзмә оештырды. Әлеге эш балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча "Тере хәтер" программасын тормышка ашыру уңаеннан башкарылды.

Күргәзмә социаль хезмәт алучыларны илнең дәүләт символлары барлыкка килү тарихы белән таныштыра.

"Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, Россиянең тарихын, мәдәни мирасын популярлаштыру – безнең бүлекчәнең үсеп килүче буын белән эшләвенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе", – ди социаль педагог.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International