"Астра" тернәкләндерү үзәгендә "Бозда куркынычсызлык " чарасы узды

2019 елның 13 декабре, җомга

Алабуга "Астра" тернәкләндерү үзәгендә “Бозлыкларда  куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү” дигән темага профилактик шөгыль булып узды.

12 декабрьдә  Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Бозлыкларда  куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү” дигән темага профилактик шөгыль булып узды.

Шөгыльдә презентация кулланылды. Аның максаты максаты балаларга кыш көне бозлыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату, куркыныч ситуацияләрне кисәтү һәм аларны булдырмау торды.

Дәрес презентация белән башланып китте. Төрле ситуацияләр күрсәтелде, алар буенча әңгәмә корылды. Балалар һәм әти-әниләр ситуация чишү юлларын эзләде һәм таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International