"Өмет" - "5S Лин-офис-2019" конкурсы катнашучысы

2019 елның 13 декабре, җомга

Биектау муниципаль районындагы “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “5S Лин-офис-2019” конкурсында катнашты. 

Конкурс өч номинация буенча үткәрелде: "Яшел офис",  "Беренче адымнар", "Алга киткән дәрәҗә". Конкурсның "Беренче адымнар" номинациясендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге 3 нче урынны яулады. 5S: "сортировкалау", "Тәртипне саклау", "Чисталыкта тоту", "Стандартлаштыру", "Камилләштерү" принципларыннан файдаланып, учреждение хезмәткәрләре үз гамәлләре тәртибен көн дәвамында камилләштерә алды.

Әлеге номинациядә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләренең эш урыны ничек оештырылырга тиешлеген, шулай ук документларның, җиһазларның, инвентарьләрнең эш шкафларында һәм тумбочкаларда урнаштыру тәртибен күрсәттеләр. Моннан тыш, алар чисталыкны, югары стандартларны саклау һәм даими яхшыртуга омтылышны күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International