13 нче гыйнварда Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында Иске Яңа елга багышланган "Яңа елны бəйрəм итү" темасына бəйрəмчə күңел ачу чарасы узды.
Бəйрəм чарасын тəрбияче С.Пантелеева ачып жибəрде, ул үзенең исеменнəн һəм коллектив исеменнəн өлкəннəрне Иске Яңа ел белəн котлап, яңа елда ныклы сəламəтлек, озын гомер, бəхет телəде. Шулай ук тəрбияче Яңа ел бəйрəменең балалар өчен генə түгел, олылар өчен дə бəйрəм булуын билгелəп үтте, чөнки алар балалар кебек үк телəклəр телилəр, Яңа ел алдыннан хыялларның чынга ашуына һəм могжизага ышаналар.
Светлана Анатольевна социаль хезмəт алучыларны Европа иллəре буйлап сəяхəткə чакырды, аларның Яңа ел традициялəре турында сөйлəде. Тəрбияче иллəр турында сөйлəвен презентация күрсəтү аша тəкъдим итте, бу өлкəннəрдə зур кызыксыну уятты. Һəр илне караганнан соң, кызыклы бəйгелəр тəкъдим ителде, төрле уеннар уйналды, башка илдəге гадəтлəрне кабатлап, урында сикергəлəделəр, кул чаптылар, кычкырдылар.
Əкият геройлары - Кыш бабай һəм Кар кызы белəн очрашу өлкəннəр өчен көтелмəгəн очрашу һəм сюрприз булды. Аннары тəрбияче элекке заманда кешелəр ышанып үткəргəн фал ачу, святки, колядки һəм сынамышлар турында сөйлəде.
Яңа елны бəйрəм иткəндə берəү дə күңелсезлəнеп утырмады. Өлкəннəрнең күзлəрендə куаныч, йөзлрендə елмаю балкыды.