"Астра" тернәкләндерү үзәгендә экология темасына чара узды

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

13 гынварда  Алабуга муниципаль районындагы “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячеләре “Дөньяны матурлап күр” дип аталган иҗади эш үткәрде.

Шөгыльнең максаты булып балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Шөгыль башында табигать турында табышмаклар чиштеләр. Табигатьнең матурлыгы турында әңгәмә кордылар.

Икенче өлештә иҗади эш башкардылар. Шаблоннардан табигый элементларны кисеп, күмәкләшеп коллаж ясадылар.

Шөгыль ахырында нәтиҗәләр ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International