Әлмәттә алимент түләүләре мәсьәләсе буенча гражданнарны кабул иттеләр

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

14 гыйнварда Әлмәт районындагы иҗтимагый яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.

Чарада суд приставы-башкаручы Регина Сираева, адвокат Наталья Доронина, Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эшкә урнаштыру бүлеге начальнигы Фәридә Кадыйрова, район башкарма комитетының "Опека" идарәсе белгече Хәмидә Салиева катнашты.

Балигъ булмаган балалар тәрбияләүче 3 хатын-кыз консультация алды. Барысына алимент мәсьәләләренехәл итү юллары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International