"Тургай" приютында тәрбияләнүчеләрнең онытылмаслык каникулы

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Кышкы каникул вакытында Минзәлә районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Яр Чаллы дельфинариенда булды. Анда балаларны "Диңгез рапсодиясе" дигән кызыклы тамаша көтә иде.

Җанлы музыка яңграшында башкарылган дельфиннар һәм диңгез мәчесе трюклары балаларга онытылмас тәэсирләр калдырды. Диңгез артистлары белән чыгыш ясаучы тренерлар гаҗәеп трюклар күрсәтте, хайваннар һәм кешеләр арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр һәм үзара аңлашу булды. Балалар дельфиннарның музыка тыңлавын, биюләрен бик кызыксынып тамаша кылды.

Әлеге сәфәрне приютның даими кунагы һәм спонсоры Василий Витальевич Цыганов оештырды. "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр кызыклы сәяхәтләре өчен дусларына зур рәхмәт белдерде

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International