"Иске Яңа ел безгә кунакка ашыга " – халык иҗаты елы уңаеннан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында узган музыкаль-уен чарасы әнә шулай атала. Чараның максаты: рус халык бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру.
Бәйрәм барышында яшәүчеләр Иске Яңа елны бәйрәм итү тарихын белде. Әби-бабайлар бик теләп Яңа ел рекордлары китабын тутырды, викторинада һәм төрле конкурсларда катнаштылар.
Бәйрәм ахырында "Мой питомец – суперзвезда" муниципаль конкурсында җиңүчеләрне котладылар, анда "Гадәти булмаган хайван" номинациясендә Валерий Камилов һәм Михаил Рожин җиңү яулады.