Халык җыеннарында балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары турында сөлиләр

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина гражданнар җыеннарында катнашып, халыкны яңа социаль ярдәм чаралары белән таныштыра.

Гадәттәгечә ел башында Зәй шәһәрендә һәм Зәй муниципаль районының авыл җирлекләрендә район башлыгы Р. Кәримов, Совет аппараты, Башкарма комитет җитәкчеләре һәм белгечләре, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомство вәкилләре катнашында граждан җыеннары уза.

Өстәмә докладчыларның берсе - социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина, ул җыенда катнашучыларга социаль ярдәмнең гамәлдәге һәм яңа төрләре турында хәбәр итә, аларны рәсмиләштерү шартларын аңлата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International