Казанның Совет районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

22 гыйнвар көнне Казанның Совет районы буенча мәшгульлек үзәге филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Чарада 217 кеше катнашты. Аларга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: токарь, кондуктор, автомобиль йөртүче, автобус йөртүче, кадрлар буенча белгеч, диспетчер, цех башлыгы, территорияләрне җыештыручы, җитештерү һәм хезмәт урыннарын җыештыручы, телефончы һ.б.

32 кеше эш бирүче белән әңгәмәгә юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International