Түбән Кама "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Гөлназ Веселовская һәм Гөлнара Гыйзатуллина закон белән каршылыклары булган 20 яшүсмерне хоккей матчына алып барды. Әлеге сәфәр "Үзгәреш җиле" клубы эше уңаеннан балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны кисәтү җәһәтеннән оештырылды.
Мондый чара яшь буыннар асында спортка, сәламәт яшәү рәвешенә дөрес һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан үткәрелә. Шул максат белән яшүсмерләр Түбән Кама нефть химиясе “Ачык акционерлык җәмгыяте”нең Боз сараена барды, анда "Нефтехимик" (Түбән Кама) һәм "Автомобилист" (Екатеринбург) командаларының уены узды.
Балалар рәхәтләнеп хоккейчыларның киеренке уенын карады. Бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар.