Медиатирәлектә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар планы уңаеннан ("Юл картасы") Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен "Агрессорлар һәм корбаннар" исемле төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларны социаль челтәрләрдә кибербуллинг кебек шәхескә куркыныч кул сузулардан саклану ысулларына өйрәтү, яшүсмерләрнең Интернетта үзләрен агрессив, конфликтлы тотуларын кисәтү һәм җиңү.
Шөгыль барышында балалар "Кибербуллинг" турында өйрәтүче видеоролик карады, интернетта да, тормыштагы кебек агрессорлар белән очрашу һәм аларның кимсетү һәм янаулар корбаны булу мөмкинлеген белде. Балаларны кибербуллингтан саклану ысулларына өйрәтү максаты белән "Роботлар" метафорик ассоциатив карталарын кулланып төркемле шөгыль уздырылды. Психолог җитәкчелегендә балалар үзләренең сакчы-роботларын ясады, аннан соң аның үзләрен ничек интернет тирәнлектә һәм тормышта саклаячагын сөйләделәр.
Шөгыльләрне мондый рәвештә уздыру баланың эчке дөньясына якынаерга мөмкинлек бирә, аңа проблеманы тоя белергә һәм аны җиңү юлын күрергә ярдәм итә.