Тәтеш интернат-йортында эвакуация буенча планлы өйрәнүләр узды

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Янгын яки башка гадәттән тыш хәл килеп чыкканда хезмәт күрсәтүче персоналның эш-гамәлләрен камилләштерү максатыннан бүген Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында эвакуация буенча планлы тренировка үткәрелде.

Барлыгы хезмәт күрсәтүче персонал һәм Олы Шәмәк авылы янгын сүндерүчеләре көче белән интернатта яшәүче 23 кеше һәм персонал арасыннан 10 кеше эвакуацияләнде. Шартлы янгын кыска вакыт эчендә бетерелде.

Укыту-күнегү эвакуациясе тәмамланганнан соң янгын сагы белгечләре персоналлар белән янгынга каршы инструктаж үткәрде, анда янгын вакытында гамәлләр алгоритмын җентекләп каралды. Барысына да тематик белешмәлекләр өләшенде.

Шулай ук профилактик чара барышында янгын куркынычсызлыгы буенча комиссия автоматик янгынга каршы саклау системаларының эшкә яраклылыгын, шулай ук тышкы һәм эчке янгынга каршы су белән тәэмин итү системаларының төзеклеген тикшерде.

Янгынга каршы ведомство хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, интернат-йортта яшәүчеләр дә гадәттән тыш хәл очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белә һәм аларны практикада дөрес куллана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International