Бүген 22 гыйнварда Кукмара районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше уңаеннан социаль хезмәт алучылар өчен район үзәк даруханәсенә экскурсия оештырылды.
Тәрбияләнүчеләр фармацевт, провизор һөнәрләре белән танышты. Фармацевт- ул бик җаваплы һөнәр. Чөнки фармацевтка барлык даруларның исемнәрен белергә кирәк, аларның һәркайсы нинди авырулардан, нинди контейнерда кирәкле даруның саклануын билгели. Провизор компьютер яки телефон аша дарулар белән тәэмин итү базаларын һәм даруханәдә һәрвакыт кирәк дарулар булуын һәм аларны вакытында заказ бирүен күзәтеп тора.
Балалар үзәк даруханә хезмәткәрләренә кызыклы экскурсия, җаваплы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.